news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы ипотека кредитларын арттыру турында Хөкүмәт Карары якын арада имзаланачак

Хөкүмәт карары нигезендә, еллык 6,5 процент белән ташламалы ипотека кредиты күләме артачак.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ташламалы ипотека кредитларын арттыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары якын арада имзаланачак. Бу хакта журналистларга Казан Ратушасында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның кредит бәясен арттыру турында карар кылганын, элек төбәкләргә еллык 6,5 процент ставка белән кредит күләме 3 млн сум, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен 8 млн сум булганын искәртте.

«Шушы көннәрдә генә РФ Президенты Хөкүмәткә күрсәтмә бирде, Хөкүмәт карары әзер, бүген-иртәгә имзаланачак. Төбәкләргә 6 млн һәм агломерацияләргә (Мәскәү һәм Санкт-Петербургка) 12 млн сум булачак. Бу кешеләргә зуррак фатирлар алу мөмкинлеге туачак дигән сүз», — диде Марат Хөснуллин.

Ул еллык 6,5 процент ставкасы кредитның тулы срогында үз көчендә булуын искәртте. Ай ярым эчендә халыктан 250 мең гариза килеп ирешкән.


Еллык 6,5 процент ставка белән ташламалы ипотека программасы апрель азагында старт алган һәм 2020 елның 1 ноябренә кадәр бирелгән кредитлар өчен гамәлдә. Максималь кредит срогы — 30 ел. Программа буенча беренчел кертем 20 процент тәшкил итә, Финанс министрлыгы Хөкүмәткә аны 15 процентка кадәр киметү турында проект керткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100