news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә бәйле рәвештә, 1 июль эшләми торган көн дип билгеләнде.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Россиядә 1 июльне эшләми торган көн дип игълан итү сәбәпле, киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

1 июльдә, чәршәмбе көнне Россия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең төп этабы узачак. Шул ук вакытта плебисцит уздыру аркасында, бу көн «эшләми торган бәйрәм кене буларак түләнә торган» эшләми торган көн дип игълан ителгән иде.

«Ягъни, 1 июльдә эшләгән гражданнар бу көн өчен икеләтә хезмәт хакы ала, ә бу көнне эшләмәгән кешеләрнең июль өчен хезмәт хакы кимеми», — дип аңлаттылар ведомствода.

Федераль закон нормалары нигезендә, плебисцит көне өчен хезмәт хакы түләү РФ Хезмәт кодексының бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы түләү нормалары буенча башкарыла, дип аңлаттылар Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта 1 июльдә эшләгән хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка көндә ял бирелә ала. Бу очракта Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы бер күләмдә түләнәчәк, ә ял көне өчен акча түләнмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100