news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләргә субсидия алу өчен гариза бирү вакыты 1 июльгә кадәр озайтылды

Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ). Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирү срогы 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә.

Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июнендәге 894 номерлы карары нигезендә, 2020 елда Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына үзгәрешләр кертелде. Яңа үзгәрешләр нигезендә, апрель ае өчен гариза бирергә өлгермәгән салым түләүчеләрнең субсидия алу хокукын куллану мөмкинлеге барлыкка килде.

Субсидия алу өчен гариза язарга кирәк. Шуңа күрә субсидия алучы 2020 елның апрель һәм май айлары өчен теркәлү урыны буенча 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмый гариза язарга тиеш. Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.

Моның өчен юридик затның («Гаризалар тапшыру» бүлеге) яки шәхси эшмәкәрнең («Сервислар» бүлеге) шәхси кабинетына керергә кирәк. Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга була. Бу очракта аны почта аркылы җибәрү өчен бастырып алырга кирәк.

Бюджеттан субсидияне түбәндәге шартларга җавап биргән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр ала ала:

  • 2020 елның 1 мартына субсидия алучыны кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән булырга тиеш;
  • субсидия алучының эшчәнлекнең яңа коронавирус таралу шартларында, Россия икътисадының аеруча зыян күргән тармакларына керүе.
  • субсидия алучы оешма ликвидация процессында булмаска тиеш, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучыны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырылачагы турында карар кабул ителмәгән;
  • субсидия алучының 2020 елның 1 мартына салымнар һәм иминият взнослары буенча гомуми суммасы 3000 сумнан артып киткән әҗәте булмаска, йә салым түләүче бурычны гариза бирү датасына кадәр түләгән булырга тиеш;
  • субсидия алучының хезмәткәрләре субсидия түләнә торган айда 2020 елның мартындагы хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын тәшкил итәргә яки 2020 елның март ае белән чагыштырганда 1 кешегә кимегән булырга тиеш.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100