Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" агентлыгында "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә нәтиҗәләр ясала
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 июньдә 10.00дә, "Татар-информ" агентлыгында "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе була.
Акция Халыкара наркотик чаралар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Матбугат конференциясендә ТР прокурорының беренче ярдәмчесе Артем Николаев, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Денис Фуреев, Татарстан таможнясы җитәкчесе урынбасары Сергей Кремезной, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Костюнин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова катнашачак.
Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз