Төзелеш күләмнәре арту, төзүчеләргә кытлык тудырырга мөмкин, дип саный Марат Хөснуллин

Ипотека кризисы нәтиҗәсендә, Яр Чаллыда коммерция торагына ихтыяҗ кимегән
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яр Чаллы шәһәрендә коммерция торагына ихтыяҗ юк диярлек. Бу вәзгыять уңаеннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин үзенең борчуы белән уртаклашты.
“Ипотека кризисы аркасында, төзелеш компанияләре әйләнешкә 4 миллиард сумнан артык акчаны кайтармаган. Әгәр дә бу проблема хәл ителмәсә, киләсе елда төзелеш күләмнәрен арттырып булмаячак”, - дип белдерде министр. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада гомуми мәйданы 1069 мең квадрат метр булган, коммерция торагына караучы 165 объект – төзелеш стадиясендә.
Марат Хөснуллин игътибарны юнәлткән тагын бер мәсьәлә, төзелеш күләмнәре арткан саен, бу тармакка чит төбәкләрдән дә кадрлар җәлеп итү зарурлыгына кагылышлы. “2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында объектлар төзелешендә дә төзүчеләргә кытлык кичерүебез ихтимал. Ә чит төбәкләрдән төзүчеләр кабул итәргә уйласак, билгеле, бу өстәмә чыгымнар таләп итә һәм аларны киләсе ел исәп-хисабына кертү мөһим”, - ди ул. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллинның бу мәсьәләгә карата фикере үзгә. Аның фикеренчә, ипотека базарынының какшавы, эре төзелеш фирмаларының шактый тотрыклы саналган социаль ипотека системасына керүен тәэмин итәргә мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, ул билгеләп узганча, төзүчеләргә мохтаҗлык кискен булмаячак.