news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым ташламасы бирелә торган кешеләрнең яңа категориясен булдырырга тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР һәм Россия Геройлары, инвалидлар, пенсионерлар һәм күп балалы аналар салым түләгәндә ташламадан файдалана.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Уллыкка яки опекага бала алган гаиләләр өчен җир салымын ташламалы рәвештә исәпләү тәртибен кертергә кирәк, дип саный Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланган хатта шул турыда сүз бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Парламентарий искәрткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР һәм Россия Геройлары, инвалидлар, пенсионерлар һәм күп балалы аналар салым түләгәндә ташламадан файдалана.

«Әлеге исемлеккә ташламадан файдаланучыларның яңа категориясен, атап әйткәндә, уллыкка яки опекага бала алган физик затларны кертүнең максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм. Алар тәрбиягә алынган бала балигъ булганчы җир салымын түләгәндә ташламадан файдалана алыр иде», - дип искәртте Федоров.

Инициатива авторы фикеренчә, әлеге чара уллыкка бала алырга әзер булган яки инде тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100