news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда бал музее ачылды

Биредә бал җитештерүнең тулы циклын, умартачылыкның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын белергә һәм балны татып карарга мөмкин.

Башкортстанда бал музее ачылды
Башинформ.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәчетле районы Котыш авылында бал музее эшли башлады.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, авыл старостасы, Мәчетле районы башкорт корылтае аксакалы, умартачы Әхмәтнур Хафизов үз йортының ишегалдында умартачылык тарихы хакында сөйләүче экспозиция оештырган. Биредә бал җитештерүнең тулы циклын, умартачылыкның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын белергә һәм балны татып карарга мөмкин.

Башкорт корылтае матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Әхмәтнур Хафизов мондый музей булдыру идеясе белән күптән янып йөри башлаган, беренче чиратта, ул аны киләсе буыннар өчен булдырган. Ул балаларны умартачылык серләренә өйрәтә һәм аларның бу эш белән кызыксынуын күрә. Башкорт халкының борынгы һөнәрен яңадан торгызу умартачының зур хыялы булган. Әхмәтнур Хафизов бер үк вакытта тикшеренү эшләре дә үткәрә. Ул Мәчетле районы умартачылары турында альбом төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100