news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язгы чакырылышта 50 егет хәрби хезмәткә китәчәк

Актаныш егетләре Калининградтан алып Камчаткага кадәр төбәкләрдә хезмәт итәчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Республикада хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. Актаныш районыннан да 50 егет хәрби хезмәткә китәргә җыена. Хәзерге көндә алар медицина тикшерүен уза. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

 Район комиссариатында коронавирус инфекциясен таратмау өчен барлык санитар таләпләр үтәлә. Ишек тоткалары урап куелган, махсус эремә белән эшкәртелә. Бүлмәләр ике сәгать саен җилләтелә. Саклык чаралары белән Татарстан хәрби комиссариаты тәэмин итә. Актаныш районыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Ирек Зиннуров медицина битлекләре җибәргән.

Хәрби хезмәткә беренче озату бүген, 25 майда булды.

Егетләрне Актаныштан Казан хәрби комиссариатыннан махсус дезинфекцияләнгән автобус килеп алып китә. Башкалага килеп җитүгә булачак солдатларның һәрберсе коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшерү узачак. Тест үткәч кенә, комиссариатның җыелу пунктына кертеләчәкләр.

Актаныш егетләре Калининградтан алып Камчаткага кадәр төбәкләрдә хезмәт итәчәк.

Шулай ук район шефлык итә торган Башкортстанның Алкино-2 хәрби частена алты егет китә. Аларның барысы да машина йөртү таныклыгына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100