news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект буенча Җәлил-Сарман юлын төзекләндерәчәкләр

Юл Чаллы агломерациясе составына керә.

Татарстанда илкүләм проект буенча Җәлил-Сарман юлын төзекләндерәчәкләр
Миндортранс РТ

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның Сарман районында Җәлил-Сарман автоюлының 4,9 км озынлыктагы участогында капиталь ремонт башланды. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Юл Чаллы агломерациясенә кертелгән һәм «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча ремонтлана. Республика бюджетыннан финанслау 24 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

Биредә тигезләү катламы урнаштырылачак, вак таш-мастик асфальтобетоннан яңа катлам җәеләчәк, вак таштан 2,5 метр юл кырыйлары ныгытылачак», — дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.

Быел «имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Чаллы агломерациясендә 61,5 км озынлыкта 15 объект ремонтланачак, шул исәптән гомуми озынлыгы 48,35 км төбәк юлларының 11 участогы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100