Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән биш дәүләт илчесе котлады

Республика халкына Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Индонезия, Буркин-Фасо һәм Мисыр дипломатлары котлау җибәрде.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Биш чит дәүләт илчесе Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төрекмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев Татарстан хәзер Россиянең динамик һәм тиз үсүче төбәкләренең берсе, диде. «Татарстан фәнни һәм технологик яктан икътисади үсеш алган социаль-сәяси алгарыш үрнәген күрсәтә. Республика татар халкының иң яхшы милли кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап кала алды», - диде дипломат.  

Үзбәкстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ботирҗан Асадов билгеләп үткәнчә, Татарстан үзенең 100 еллыгына югары технологияле производстволары, алдынгы фән һәм мәгарифе булган, барлык өлкәләрдә дә диярлек үз инновацион эшләнмәләрен куллана торган заманча төбәк буларак килде.

Дипломат Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә аерым тукталды.

Республиканың 100 еллык юбилее белән республика халкын Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди да котлады. Аның сүзләренчә, Татарстан үз инфраструктурасын динамик рәвештә үстерә, шулай ук рухи үсеш күрсәтә, аерым алганда, мөселман дәүләтләре белән тугандаш багланышларны актив ныгыта.

Буркин-Фасоның Россия Федерациясендәге илчесе Антуан Сомда Рөстәм Миңнехановка аның иле һәм ул җитәкләгән республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Бу истәлекле дата уңаеннан Татарстанның күпмилләтле халкына иң ихлас котлауларымны җиткерәм, бәхет һәм алга баруын телим», – дип язды ул.

Татарстан халкын Мисырның Россиядәге илчесе Ихаб Наср та котлады. Ул ике ил дә тирән мәдәни, дини һәм тарихи элемтәләргә ия, дип искәртте.