news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар разведчигы Фәридә Саликҗанованы йөз яшьлек юбилее белән котладылар

Ул фашист концлагерьлары һәм ГУЛАГ лагерьлары аша үткән.

Мәскәүдә татар разведчигы Фәридә Саликҗанованы йөз яшьлек юбилее белән котладылар
Фәрит Фарисов

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре татар разведчигы Фәридә Саликҗанованы йөз яшьлек юбилее белән котлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«Равил Кәлимуллович Фәридә Саликҗановага рәхмәт белдереп, „катлаулы язмышка карамастан, сез һәрвакыт илгә һәм халыкка тугрылыклы булып калдыгыз! Сез ныклык һәм батырлыкның гаҗәеп үрнәге“, — диде. Озак вакытлар разведчик Фәридә Сәликҗанованың исеме онытылып торды, әмма якын арада аның лаеклы һәм катлаулы тормыш юлы яңа фильмның нигезе булыр дип өметләнәм», — дип хәбәр итте Фәрит Фарисов.

Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Фәридә Саликҗановага истәлекле бүләк тапшыруын әйтеп үтте.

«Разведка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәридә Саликҗанова Волхов фронтында сугыша. Әсирлеккә эләгә. Концлагерьларда могҗиза белән исән кала һәм акылга сыймаслык батырлык күрсәтә — качып китә. Сугыштан соң ул янәдән лагерьларга эләгә, ләкин ул Совет концлагерьлары була, анда ул газаплы 10 елын уздыра. Без Фәридә апаның батырлыгын хәтерлибез һәм аның белән горурланабыз», — диде Фәрит Фарисов.

Фәридә Сәликҗанованың исеме озак вакыт онытылып торган. Ул Волхов фронтында сугышкан. Әсирлеккә эләккән. Халык телендә «үлем фабрикалары» дип йөртелгән Равенсбрюк, аннары Бухенвальд хатын-кызлар концлагерьларына эләгә. Сугыш тәмамланганнан соң репрессиягә эләгә. Яралы килеш әсирлеккә эләккәне өчен, җәзалап үтерелмәгән. I дәрәҗә Ватан сугышы орденына һәм башка күп санлы бүләкләргә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100