Дәүләт Думасына 75 яшьтән пенсиягә өстәмә акча түләү хакында закон проекты тапшырылды

«Иминият пенсияләре турында»гы закон нигезендә, 80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен пенсия фиксацияләнгән түләүнең 100 проценты күләмендә арта.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына пенсиягә өстәмә акча түләү яшен 80нән 75 яшькә кадәр киметү турындагы закон проектын тапшырды. Бу хакта «Газета.Ру» закон проекты авторларыннан берсе – Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер «Иминият пенсияләре турында»гы закон нигезендә, 80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен пенсия фиксацияләнгән түләүнең 100 проценты күләмендә арта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 75 яшьлек кешеләрне картлар рәтенә кертә, дип искәртә закон проекты авторлары. Күп кенә илләрдә аларга өстәмә акча түлиләр һәм өстәмә социаль ярдәм күрсәтәләр.

«Закон проектын кабул итү 75 яшькә җиткән кешеләрне тагын да лаеклырак тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә документка аңлатма язуында.

Кабул ителгән очракта, закон киләсе ел башыннан үз көченә керәчәк.