news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына икеләтә оклад алу мөмкинлеген аңлаттылар

Биредә сүз нормадан тыш хезмәт турында бара.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Суд эксперты Юрий Капштык «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәткәрләрнең икеләтә окладка хокукы булган очрак турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, сүз нормадан тыш хезмәт турында бара. Ул чакта хезмәткәрне эшкә гадәти графиктан яки смена расписаниесеннән тыш җәлеп итәләр.

Капштык искәртеп узганча, мондый норма Хезмәт кодексының 153 маддәсендә һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы күләмен билгеләү турында»гы 2021 елның 8 февралендәге (№ 287-ТЗ) хатында беркетелгән.

Белгеч шулай ук 4 майдан 7 майга кадәр игълан ителгән эш көне булмаган көннәр өчен хезмәткәрләргә билгеләнгән оклад күләмендә түләячәкләренә игътибарны юнәлтте.

«Хезмәткә тулысынча эш башыннан түләнгән очракта, хезмәткәргә эшләми торган көннәрдә түләү өчен нигез юк», — дип ачыклык кертте Капштык.

Эксперт эшчәнлекләре өзлексез булган оешма хезмәткәрләре өчен күрсәтелгән көннәр гадәти эш көннәре булачак, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100