Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы халкы Чернобыль АЭС нәтиҗәләрен юк итүчеләрне искә алды
Урыссу бистәсендә Чернобыль атом электр станциясе корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

(Ютазы, 25 апрель, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Иртәгә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе — Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 34 ел тулачак. Ютазы халкы бу вакыйга катнашы булучыларны искә алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә бик күп меңләгән кеше катнаша. Алар арасында Ютазы районы гражданнары дә була.
Коронавирус инфекциясе аркасында илдә игълан ителгән санитар-эпидемиологик шартларында, кызганычка, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, әлеге куркыныч фаҗига нәтиҗәләрен юк итүдә эшләгән Ютазы районы чернобыльчеләре катнашында митинг оештыру мөмкин хәл түгел.
«Әмма без аларның берсен дә онытмыйбыз һәм онытырга хакыбыз да юк. Бүгенге көндә Чернобыль атом электр станциясендә булган авария нәтиҗәләрен юк итүдә турыдан-туры катнашкан 23 кеше безнең арада яши. Инде вафат булып өлгергән чернобыльчеләрнең тол калган хатыннары алдында да без түбәнчелек белән баш иябез», — диде үз мөрәҗәгатендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин.
Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан Урыссу бистәсендә Чернобыль атом электр станциясе корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз