news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Габдулла Тукай скульптурасына медицина битлеге кидергәннәр

«Бу кап-кара урманда… » композициясендә Габдулла Тукай велосипедта бара торган итеп сурәтләнгән.

Әлмәттә Габдулла Тукай скульптурасына медицина битлеге кидергәннәр
«Алтын алма турында әкиятләр» программасы матбугат хезмәте

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Әлмәт шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бронза сынына аның туган көне алдыннан медицина битлеге кидергәннәр. Бу хакта «Алтын алма турында әкиятләр» программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле. Әмма Шүрәлегә битлек эләкмәгән. Шәһәр халкы урман рухына бернинди вируслар да куркыныч түгел дип санаган, күрәсең», — диелә хәбәрдә.

25 апрельдә, татар шагыйренең туган көне алдыннан, 18.00 сәгатьтән туры эфирда программаның велогидлары Тукай әкиятләрен ике телдә укыячак.

«Алтын алма турында әкиятләр» — Әлмәтнең җәмәгать киңлекләрен һәм локаль җәмгыятьләрен үстерүнең озак сроклы программасы. Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча алып барыла һәм Стрит-арт тикшерү институты тарафыннан төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100