Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районы башлыгы медицина хезмәткәрләренә чәчәк аткан гөл бүләк итте
Районда «Ак халатлы фәрештәләр» акциясе узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

(Апас, 25 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән районда «Ак халатлы фәрештәләр» акциясе узды. Район башлыгы барлык ак халатлы шәфкать ияләренә олы ышанычын белдереп, чәчәккә күмелгән яз гөлләре бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Коронавирус таралу куркынычы янаган чорда да сез алгы сызыкта каласыз. Сезгә катлаулы һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим. Бөтен ышаныч — сездә. Иң мөһиме — сәламәт булыгыз», — дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.
Медицина хезмәткәрләре дә үзләренә булган җылы мөнәсәбәт һәм олы хөрмәт өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр. Киләчәктә дә халык сәламәтлеген кайгырту өчен бөтен көчләрен куеп эшләргә сүз бирделәр.
Акциядә катлаулы чорда һәркем өчен ярдәм кулы сузарга әзер торучы волонтерлар да катнашты. Алар да районның олы йөрәкле шәфкать ияләрен сөендерүдә дә үз өлешләрен керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз