news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында «Халкым йолалары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде

Очрашу балалар гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белеп үссен өчен оештырылды.

Теләче районында «Халкым йолалары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде
https://tulachi.tatarstan.ru/

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Теләченең Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән «Халкым йолалары» дип исемләнгән әңгәмә уткәрде.

Очрашу балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бу турыда Теләче муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәр йола, гореф-гадәтләр яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100