Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә җиденче тапкыр «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы булачак
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 16 апрельдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында VII «Мәскәү — Татарстан күпере» Яшьләр форумын үткәрә.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
«Мәскәү — Татарстан күпере» форумы — төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны үтәү буенча киңәшләр бирә торган уникаль мәйданчык ул, ди оештыручылар.
Һәр спикерның тарихы үзенчәлекле. Форум кысаларында Татарстан Президенты һәм башка спикерлардан үзеңне кызыксындырган сорауга җавап ишетергә мөмкин.
Быел форумга мактаулы кунаклар сыйфатында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы — Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Илдар Габдрахманов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һ.б. рәсми рәсми затлар чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз