Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан аэропортыннан Антальяга яңа рейс ачылды
Туристик маршрутта заманча Россия лайнерлары очачак.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 24 мартта Red Wings авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Антальяның Урта диңгез курортына беренче халыкара рейс башкарды.
Моңа кадәр очышлар чартер программалары буенча гына туроператорлар белән берлектә гамәлгә ашырылды. Туристик юнәлештә 100 кеше сыйдырышлы Sukhoi Superjet 100 заманча Россия лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда Казан мэриясе яза.
«Казан — Анталья — Казан маршруты Татарстан Республикасында һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды. Шул уңайдан март аенда авиапассажир ташучы тагын өч рейс башкарачак. Шулай ук апрель һәм киләсе җәйге сезонга расписание төзелә», дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз