news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә алты ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак

Карар Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында кабул ителде.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән россиялеләр өчен тагын алты дәүләт — Германия, Венесуэла, Сирия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка белән рейслар ачыла. Бу хакта Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.  

Карар штаб утырышында кабул ителгән. Анда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин катнаша. Авиаочыш үзара килешү нигезендә торгызыла, дип искәртелә.

«Аерым илләрдәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып һәм Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин белән килештереп, 2021 елның 1 апреленнән Венесуэла (атнага ике тапкыр Мәскәү-Каракас), Сирия (атнага бер тапкыр Мәскәү-Дамаск), Таҗикстан (атнага бер тапкыр Мәскәү-Дүшәмбе), Үзбәкстан (атнага бер тапкыр Мәскәү-Ташкент) һәм Шри-Ланка (атнага бер тапкыр Мәскәү-Коломбо) белән даими халыкара авиаэлемтәне яңадан торгызу турында карар кабул ителде», — диелә хәбәрдә.

Апрель аеннан башлап Мәскәү һәм Петербургтан Франкфурт-Майнага да китәргә мөмкин булачак. Шулай ук РФ башкаласыннан Берлинга рейслар ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100