news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында төлке урынына бер хатынны атып үтерү буенча җинаять эше туктатылды

Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗанов зыян күргән якка 1,3 млн сум компенсация түләгән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районында, төлке дип белеп, бер хатын-кызны атып үтерү буенча җинаять эше туктатылды. Бүген икенче суд утырышында шундый карар чыккан.

Кайбыч прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов «Татар-информ» хәбәрчесенә гаепләнүче һәм зыян күрүче якларның үзара килешүе турында әйтте.

«Прокуратура каршы килде, бер ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза сораган иде. Барыбер зыян күргән як эшне туктатуны сорады, 1,3 млн сум мораль зыян кайтарылган. Суд карары буенча килешергәме, юкмы икәне әле хәл ителмәгән, киңәшләшәбез», — дип белдерде Фатыйх Хафизов.

Авылга төлкеләр бик еш килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Ул 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә.

Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятли. Тик бу ният аяныч тәмамлана. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Ире Диләрәне хастаханәгә илтә, тик табиблар күп кан югалткан хатын-кызны коткарып кала алмый.

Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган иде. Суд утырышы 16 мартта узган иде. Торак пунктта законсыз рәвештә корал белән атканы өчен, Фидәил Нигъмәтҗанов 40 мең сум штрафка тартылган. Шулай ук, аның мылтыгы алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100