Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Түбән Камада тугыз пар игезәк туган
Игезәк кызлар күбрәк туа икән.

(Казан, 25 март ,"Татар-информ"). Ел саен Түбән Камада якынча 30 пар игезәк туа икән. Бу хакта инстаграмда үз битендә ЗАГСТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина язган.
2013 елда хәтта 47 пар игезәк туган булган. 2020 елда 26 пар туган, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Игезәк кызлар күбрәк туа икән. 2020 елда 26 пар игезәкнең 14 пары - кызлар, 6 пар - малайлар, 6 пар малай һәм кыз туган.
Агымдагы елда игезәкләр 9 гаиләдә туган. Алар арасында 4 пар - кызлар, 2 пар -малайлар, 3 пар – малай һәм кыз.
Өч игезәк бала туу - сирәк күренеш. Соңгы 10 елда - 2015, 2016 һәм 2018 елларда өч игезәк бала тууның 4 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз