news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы бакча-мәктәпләре табын кору буенча бәйгедә катнаша

Һәр пешекче көнлек менюда булган ризыкны технологик карта буенча әзерләү, өстәлне сервировкалау буенча имтихан тотты.

Актаныш районы бакча-мәктәпләре табын кору буенча бәйгедә катнаша
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 25 март, «Татар-информ»). Актанышта язгы каникуллар чорында мәгариф оешмалары арасында «Иң яхшы кайнар туклануны оештыручы мәгариф оешмасы» дип аталган смотр-конкурс уза. Мәгариф идарәсенең конкурс комиссиясе мәктәпләргә, бакчаларга барып, табын әзерләү үрнәкләренә бәя бирә.

Меңнәр, Чуракай мәктәпләре, Әгъбәс, Яңа Әлем бакчалары табын кору, аш-су әзерләү серләре белән беренчеләрдән булып уртаклашты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Һәр пешекче көнлек менюда булган ризыкны технологик карта буенча әзерләү, өстәлне сервировкалау, норматив документларны тиешенчә тутырып бару, пешекче почмагын формалаштыру, ата-аналар һәм балаларны дөрес туклануга өйрәтү буенча имтихан тотты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100