news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең «Миллият» газетасында татар кызы, рәссам Гүнәш Теркол белән әңгәмә басылган

Әңгәмә милләттәшебезнең Истанбулда оештырылган «Бер икеле» рәсем күргәзмәсе һәм яңа чыккан китабы уңаеннан үткәрелгән.

Төркиянең «Миллият» газетасында татар кызы, рәссам Гүнәш Теркол белән әңгәмә басылган
Рушания Алтай

(Истанбул, 25 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Миллият» газетасында Истанбулда яшәүче күренекле рәссам, татар кызы Гүнәш Теркол белән әңгәмә басылган. Ул «Гыйсьян һәм хыялларны бәздә чагылдырабыз» дигән баш исем белән бирелгән.

Әңгәмә милләттәшебезнең 13 февраль - 22 март көннәрендә Истанбулда үткән «Бер икеле» рәсем күргәзмәсе һәм яңа чыккан китабы мөнәсәбәте белән күренекле журналист Бану Чармыклы тарафыннан оештырылган.

Гүнәш Теркол әңгәмәсендә «Бер икеле»нең унынчы шәхси күргәзмәсе булуын, Англия, АКШ, Бразилия, Германия, Кытай, Франция, Швеция, Швецария кебек илләрдә уртак рәсем күргәзмләренә катнашуын әйтә. 10 ел эчендә әлеге илләрдәге баннер рәсеме остаханәләрендә эшләп, үзенчәлекле рәсем ясау осталыгын арттыруы хакында сөйли.

Гүнәш Терколның әти-әниләре 1950 елларның башында Кытайның Хайлар шәһәреннән Төркиягә күченгәннәр. Ә әби-бабалары татар туфракларыннан Кытай якларына күченеп китәргә мәҗбүр булган. Кечкенәдән үк өлкәннәрнең күченеп йөрү тормышы турындагы сөйләшүләрен тыңлап үскәнгә, сәнгатендә дә мөһаҗирлек темасын читләтеп үтә алмаган. Бу хакта ул: “Шәхси эшчәнлегемдә мөһаҗирлек аеры урын тота. Күмәк баннер төшергәндә дә бу тема үзәктә булды. Бәзне төрү, аның кечкенә генә төргәккә әйләнүе, теләсә кая ансат кына алып бару мөмкинлеге, башка урында янәдән ачып кулланылуы – барысы да кешенең күченеп йөргәндәге мәшәкатьләрен аңлата”, - ди.

Гүнәш сәнгатендә феминизмнан илһам алуын, хатын-кызның нәфислеге, җәмгыятьтә тоткан урыны, җилкәсенә төшкән авырлыклар көнкүреш әйбере булып саналган бәздә тагын да көчле яңгырашка ия булуын ассызыклый. Рәсем сәнгатендә бәз, бәзгә тегү алымнарын куллануым феминист темасына юнәлгәч башланды, ди ул.

Гүнәш Теркол Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты рәсем бүлеген, Йылдыз Техник университетынының сәнгать буенча магистратура программасын тәмамлаган. Кечкенәдән үк музыка сәнгате белән шөгыльләнгән, җырлый, көйләр иҗат итә һәм фортепианода уйный. “Ha Za Vu Zu” уртак рәсем сәнгате төркемен һәм “GuGuOu” исемле музыка ансамблен корган. Гүнәш шулай ук кыска метражлы фильмнар төшерә, 15 якын фильм фестивальләрендә катнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100