news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров: Татарстан Россиягә ничек яшәргә икәнен күрсәтә торган мисал

«Татарстан башка субъектлар, республикалар өчен мисал», — ди тарих фәннәре докторы Индус Таһиров.

Индус Таһиров: Татарстан Россиягә ничек яшәргә икәнен күрсәтә торган мисал
Архив

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров Рөстәм Миңнехановның президент булып эшләү дәверендәге казанышларын атады.

«Рөстәм Миңнехановның казанышлары, уңышлары күп. Беренчедән, Татарстанның башкаларга үрнәк булып яшәве. Икенчедән, республикабызның икътисады. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны халыкара мәйданга чыгару, республиканың чит илләр белән уңай мөнәсәбәттә булуы — болар барысы да Рөстәм Нургалиевичның уңышлары. Татарстан башка субъектлар, республикалар өчен мисал», — ди тарих фәннәре докторы.

Индус Ризакович сүзләренчә, Миңнеханов беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның эшен лаеклы рәвештә дәвам итә. «Рөстәм Нургалиевич кебекләрне күрмим. Бәлки алар бардыр. Әмма бүген Россиягә мисали рәвештә ничек яшәргә кирәк икәнен күрсәтүче — ул безнең республика», — ди ул.

Шулай ук академия бүген авыр чорга керүен әйтеп үтте. «Рөстәм Миңнеханов алдында авыр сынау, бурычлар. Бөтен дөнья бикләнеп ятканда, нинди юллар табып, республикабызны алга алып барырга икән сорау туа. Президентка бурычларын үтәүдә уңышлар телибез», — диде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100