news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөя шәһәрчеге туристлар арасында популярлык буенча Татарстанда икенче урынны алган

Бер ел эчендә утрау-шәһәрне 700 меңгә якын кеше караган.

Зөя шәһәрчеге туристлар арасында популярлык буенча Татарстанда икенче урынны алган
«Татар-информ» архивы

(Яшел Үзән, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 елда Зөя утрау-шәһәрчегендә якынча 700 мең турист булган. Популярлык буенча Татарстанда ул Казан Кремленә генә оттырды.

«Зөянең Успение монастыре ЮНЕСКО объектлары исемлегенә керә. Бер ел эчендә утрау-шәһәрчегенә 700 меңгә якын кунак килгән. Популярлык буенча без Казан Кремленә генә оттырабыз», — диде дүртенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль районы советының  һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев.

Быел Зөя утрау-шәһәрчегенә нигез салынуга 470 еллыгын билгеләп үтәләр. Ә 2022 елда биредә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45нче юбилей сессиясе кысаларында чаралар узачак, диде Афанасьев.

Ул Яшел Үзән районының туризм өлкәсендә потенциалы югары булуын әйтте. Мисал өчен, узган ел Раифа монастыренда һәм Идел-Кама тыюлыгының дендробакчасында 200 меңнән артык кеше булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100