news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туган телләрне саклау мәсьәләләренә багышланган җыентык чыгачак

Татарстан Иҗтимагый палатасында туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту турында фикер алышалар.

Татарстанда туган телләрне саклау  мәсьәләләренә багышланган җыентык чыгачак
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләренә кагылган җыентык дөнья күрәчәк.

Бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм Мәдәниятне үстерү, рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләре утырышы башланды. Катнашучылар ике көн дәвамында өч секциядә эшләячәк.

«Секция нәтиҗәләре буенча җыентык басылачак. Барыгыз да бүгенге темага карата үз фикерләрегезне белдерә аласыз. 15 мартка кадәр текстларны тәкъдим итүегезне сорыйм», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе рәисе Андрей Большаков «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре» дип аталган секциядә.

Утырышта җанисәп һәм глобальләшү шартларында милли үзенчәлекне, мәдәниятне саклау һәм башка мөһим темалар турында сүз бара.

Йомгаклау очрашуы иртәгә Казан Ратушасында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot