news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Шәрипов: Телләрне өйрәнү күләмен урыннарда билгеләү хәерлерәк кебек

Халыклар дуслыгы йорты директоры фикеренчә, бары тик белем дәрәҗәсе төрле мәктәпләрдә аерылмавы шарт.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, телләрне өйрәнүнең күләмен урыннарда билгеләү хәерлерәк.

«Һәр авылда, һәр районда телләрне күпме өйрәнәсен урыннарда билгеләү хәерлерәк булыр иде кебек тоела. Казанда торып кына Минзәлә районындагы мари мәктәбендә нинди телләрне күпме күләмдә өйрәнергә кирәклеген әйтеп булмый. Казаннан бер төрле күренә, мари телен бергә арттырасы, яки башка телне бергә киметәсеме — үзләре хәл итсеннәр», — диде Ирек Шәрипов «Татар-информ» да матбугат конференциясендә. 

Аның сүзләренчә, бары тик белем дәрәҗәсе төрле мәктәпләрдә аерылмавы шарт. «Әйтик, Минзәләдәге мари һәм Казандагы татар мәктәбенең белем бирүендә аермасы булырга тиеш түгел. Күпмедер дәрәҗәдә мәктәпләр үзләре хәл итә торган өлешенә кысылмау хәерлерәктер», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100