news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадылар

Айлык дәвамында Татарстанда 360 чара үткәрелгән.

Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадылар
Рамил Гали

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта Арча, Яшел Үзән, Биектау, Актаныш районнары аеруча актив булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина сөйләде.

Ул айлык дәвамында 360 чара үткәрелгәнен әйтте. 21-25 гыйнварда төрле районнарда айлыкка старт бирелгән. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Чирмешән, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Нурлат районнарында бу хөрмәткә зур тантаналы чаралар үткәрелгән.

Актанышта айлык «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенге көн» төбәкара конференциясе белән ачылган.

«Барлык районнарда әдәби кичәләр, конференцияләр, тематик сыйныф сәгатьләре, иҗади кичәләр үткәрелде. Мәктәп китапханәләрендә тематик күргәзмәләр узды. Туган тел укытучылары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре өчен семинарлар оештырылды», — дип сөйләде Энҗе Гыйззәтуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100