news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә «Бигеш» аэропортыннан Нижневартовскига авиарейс ачыла

Татарстанда яшәүчеләр өчен рейска билетлар сатып алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Апрельдә Түбән Камадан Нижневартовскига авиарейслар ачылачак.

«Ростов-Дон — Түбән Кама — Нижневартовск — Түбән Кама — Ростов-Дон рейсына авиабилетлар сатып алырга мөмкин», — диделәр «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәтендә.

Рейслар расписаниесе белән аэропорт сайтында танышырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Бигеш» халыкара аэропорты аэродромның биш елга таләпләргә туры килүе турында сертификат алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100