news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Яшьләр министрлыгы Инстаграмда Җиңү турында 75 фактны чыгарачак

Проект республика лагерьларында һәм яшүсмерләр клубларында таратыла торган укыту модуле нигезе булачак.

Татарстан Яшьләр министрлыгы Инстаграмда Җиңү турында 75 фактны чыгарачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү турында 75 факт» мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Һәр көн социаль челтәрләрдә ведомство битләрендә Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактлар бастырылачак. Бу хакта брифингта журналистларга ведомство башлыгы урынбасары Анна Захматова сөйләде.

«Бу фактлар тарихи бергәлек, музей белән чагыштырылган. Алар укыту модуле нигезе булачак, алга таба ул ТР лагерьларының, яшүсмерләр клубларының һәм яшьләр үзәкләренең профиль сменаларында методик тәкъдимнәр буларак таратылачак», — дип аңлатты ул.

Проект совет халкының югалту масштабын һәм батырлыгын күрсәтергә, яшьләргә илнең нацизмны җиңү өчен югалтулар кичерүен аңларга мөмкинлек бирергә тиеш.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100