Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да «Салават күпере» журналы концепциясен әзерләү турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 25 февральдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ»да «Салават күпере» балалар журналы концепциясен әзерләү бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, бәйгене оештыручы Шамил Садыйков, «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, «Салават күпере» журналын укучы, бәйгенең жюри әгъзасы Ләйлә Таишева, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Ландыш Нигъмәтҗанова, «Салават күпере» журналын укучы, бәйгенең жюри әгъзасы Арслан Сибгатуллин, театр һәм кино артисткасы, режиссер, педагог Гүзәл Сибгатуллина катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз