news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кышны озатырга әзерләнәләр

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында шулай ук «Май чабу-2020» театральләштерелгән программасы узачак.

Чаллыда кышны озатырга әзерләнәләр
Гөлүзә Василова

(Чаллы, 25 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). 29 февральдә, 11.00 сәгатьтә Чаллыда «Май чабу — 2020» бәйрәме узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч мәйданчыгында — Азатлык мәйданында, Җиңү паркында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында узачак. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Җиңү паркында оештырылган халык күңел ачу программасы һәр катнашучыга борынгы бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бәйрәм кунаклары рус кышын озату йолалары белән генә танышып калмыйча, уен һәм спорт мәйданчыкларында булып, аларның турыдан-туры катнашучылары да була алачак.

Бәйрәм концерты кысаларында шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында чаллылыларны бию интерактивлары, флешмоблар, уеннар һәм ярышлар, тематик викториналар көтә.

Азатлык мәйданында кунакларны шәһәрнең популяр артистлары һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәге, «Шатлык» яшьләр үзәге һәм 13-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары чыгышлары көтә.

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында шулай ук «Май чабу-2020» театральләштерелгән программасы узачак. Бәйрәм азагында традицион рәвештә карачкы яндырачаклар. Бу йола кышны озатуны һәм яз килүен символлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100