news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда күп кеше сыйдырышлы автобусны сыный башладылар

Зур габаритлы Lotos автобусы «РариТЭК» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул газ-мотор ягулыгында эшли, идәннәре түбән урнашкан, 22-27 урынлы, барлыгы 76 кешене сыйдыра.

(Чаллы, 25 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда сынау режимында күп кеше сыйдырышлы автобус маршрутка чыкты. Бу хакта мэриянең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Зур габаритлы Lotos автобусы «РариТЭК» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул газ-мотор ягулыгында эшли, идәннәре түбән урнашкан, 22-27 урынлы, барлыгы 76 кешене сыйдыра.

Автобус дүшәмбе көнне 26нчы маршрутка чыкты. Әлеге маршрут хәрәкәт итү схемасы катлаулы булуы белән аерылып тора һәм шәһәрнең берничә районы аша үтә.

Шәһәрдә шулай ук уртача сыйдырышлы «МАЗ» автобусын да сынап караячаклар. Әлеге автобус барлыгы 72 пассажирны сыйдыра, урыннар саны — 25. Автобуста балалар һәм инвалид коляскалары өчен уңайлы мәйданчык бар. Мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар һәм балалар өчен пандуслар каралган. Транспорт экологик чиста газ-мотор ягулыгында эшли.

«Татар-информ» агентлыгы шәһәрдә Ульяновскида җитештерелгән «СИМАЗ» маркалы автобуслар маршрутка чыгачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100