news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Җиңү уңаеннан ветераннарга вәгъдә ителгән түләүләр апрель аенда булачак

Ветеран вафат булган очракта, бу түләүләр туганнарына күчерелә алмый, ул фәкать ветеранның үзенә тәгаенләнгән.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга вәгъдә ителгән түләүләр Татарстанда апрель аенда булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек темасына үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына, фашист лагерьлары әсирләренә юбилей уңаеннан 75 һәм 50 мең сум акча түләнә. Моңа әле Татарстан акчасы да өстәлә. Бу — 25 һәм 5 мең сум», — диде Ләйлә Фазлыева.

Ул Пенсия фондының Татарстан бүлеге әлеге түләүләрне апрель аенда башкарачагын искәртте.

Ветеран вафат булган очракта, бу түләүләр туганнарына күчерелә алмый, ул фәкать ветеранның үзенә тәгаенләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100