РФ Федераль сак хезмәтенең ТРдагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге башлыгы Казанда гражданнарны кабул итә

8 (843) 221-80-36 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк

 (Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда РФ Федераль сак хезмәтенең ТРдагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге башлыгы Александр Рябков гражданнарны кабул итә, дип игълан итте ТР буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

Гражданнар 26 нчы февральдә сәгать 10.00-12.00дә Казан, Кремль урамы, 12/20 адресы буенча РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсенә килә ала.

Моның өчен 8 (843) 221-80-36 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк.