Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә миграция милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә проблема тудыра”
Бүген Идел буе федераль округы прокуратура хезмәткәрләренең Казанда миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә прокурорлык күзәтчелегенә багышланган семинары узды
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Идел буе федераль округы прокуратура хезмәткәрләренең Казанда миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендә прокурорлык күзәтчелегенә багышлап уздырыла торган семинарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул законлы булмаган миграциягә каршы торуда җинаять-хокукый механизмның һәрвакытта тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен танырга кирәклеген билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада тормыш дәрәҗәсе яхшы булу, инфраструктураның үсеш кичерүе, акча эшләргә мөмкинлекләр булу, төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве мигрантларны җәлеп итә. 2013 елда Татарстанда эшләү өчен рөхсәт кәгазе 54 илдән булган 16 меңләп чит ил кешесенә бирелгән. Алар, нигездә, төзелеш (73 проценттан артык), коммуналь һәм социаль хезмәтләр (8,3 процент), транспорт (5,9), җәмәгать туклануын оештыру (5,8) өлкәләрендә хезмәт куя.
Узган елда 12 меңнән артык чит ил гражданына хезмәт эшчәнлеген оештыру өчен патент бирелгән. Мигрантларның хезмәтенә ихтыяҗ 2013 елгы Универсиаданы оештырганда бигрәк тә зур иде. Республикага килергә теләүче мигрантлар агымы елдан-ел үсә. Узган ел миграция исәбенә 197 меңләп чит ил гражданы бастырылган. Биш ел элек булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу 59 процентка артык, диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта, уңай күренешләр белән бергә, миграциянең тискәре яклары булуын да билгеләп үтте. Республикага килгән мигрантларның күпчелеген Урта Азия кешеләре тәшкил итә. Ә алар рус телен начар белә, эш квалификацияләре зур түгел, үз-үзләрен тотышлары да мактанырлык түгел. “Нәтиҗәдә, җирле халыкта аларга карата тискәре мөнәсәбәт туа. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшә, ксенофобия кебек күренешләр, читтән килүчеләргә карата ачу һәм түзеп тора алмаучанлык чагылышлары арта. Татарстанлыларның өчтән бере үзенең мигрантларга карата тискәре карашта булуын яшерми, яшьләр арасында бу күрсәткеч тагын да зур”, - диде Р.Миңнеханов.
“Бүгенге көндә миграция милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә проблема тудыра. Нечкә һәм четерекле бу өлкә төптән уйлап эш алып баруны таләп итә. Татарстан – күп милләтле һәм төрле дин вәкилләре яши торган республика. Аңа күп гасырлар дәвамында бик күп сандагы милләт вәкилләренең дус-тату яшәү традициясе хас”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов, республикада мигрантларның саны кискен артуга җавап рәвешендә, төбәктәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауга юнәлтелгән документлар эшләнүен хәбәр итте. Татарстанда дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру планы кабул ителгән. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору буенча төбәк программасы эшләнгән. Якын арада вәзгыятьне анализларга һәм этномәдәни үсешне планлаштырырга, килеп чыгарга мөмкин булган фетнәләрне кисәтергә мөмкинлек бирә торган мониторинг механизмы кертелергә тиеш.
Узган елның декабрендә, мигрантларның безнең җәмгыятькә җайлашуын җиңеләйтү өчен, Казанда махсус үзәк ачылган. Биредә медицина, социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Мигрантларга туган телендә мәгълүмат бирелә, тренинг узарга, консультацияләр дә алырга мөмкин. ТР Халыклары ассамблеясе һәм башка иҗтимагый оешмалар чит илләрдән килүчеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
“Шул ук вакытта дөньякүләм икътисади кризис бездән РФ гражданнарын эшкә урнаштыруга өстенлек бирүне таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елда республика тарафыннан мигрантларга бирелә торган рөхсәткә квота 3 тапкыр киметелде. Әмма эш бирүчеләр, элеккечә, арзанлы һәм бернигә хокукы булмаган эшче көчләрне, шул исәптән рөхсәтсез кергән чит ил кешеләрен яллау ягында тора”, - диде Президент, легаль булмаган миграциянең милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм бер үк вакытта Россиянең милли куркынычсызлыгына зыян салуын искәртеп.
Рөстәм Миңнеханов контрольдә тотылмый торган миграциянең тискәре нәтиҗәләре мигрантлар арасында җинаятьчелек артуга, алар тарафыннан салымнар белән бәйле законнарның үтәлмәвенә китерүен, мигрантлар тапкан акчаның үзләре даими яши торган җирлекләргә китүен билгеләп үтте.
Президент сүзләренә караганда, республикада мигрантлар тарафыннан дини-радикаль, милләтчелек карашлары таралыш таба. Татарстанга экстремистик оешмалар вәкилләре керә. Республиканың хокук саклау органнары һәм прокуратура тарафыннан миграция агымнарын контрольдә тоту буенча җитди, оператив эш алып барыла. Ул үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, узган елда, чит ил гражданнарын Россиядән җибәрү буенча карарлар 4 тапкыр күбрәк кабул ителгән. Илгә бөтенләй керү хокукы булмаган гражданнарның саны 3 тапкыр арткан. Законлы булмаган миграцияне оештыру буенча җинаять эше кузгату очраклары 4 тапкырга үскән. Ул законлы булмаган миграциягә каршы торуда җинаять-хокукый механизмның һәрвакытта тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен танырга кирәклеген билгеләп үтте. Законлы булмаган миграцияне оештыручыларның хокук киңлегендәге җитешсезлекләрдән һәм каршылыклардан, миграция өлкәсенә караган норматив-хокукый актларны куллануда бердәм практика булмаудан оста файдалануын белдерде. Аларны моңа дәүләт тарафыннан күзәтчелектә тотылмый торган акча китерүен ассызыклады.
Президент фикеренчә, хәзерге вакытта хокукый базаны камилләштерү көн үзәгендә тора. “Миграция процессларын комплекслы рәвештә законнар һәм норматив актлар белән җайга салырга кирәк. Юридик адрес буенча теркәлүне булдырмау зарур. Чит ил гражданы килеп яши торган торакларда гына теркәргә кирәк. Моннан тыш, мондый торак мәйданнары өчен санитар нормалар кертү зарур. Легаль булмаган миграциягә нәтиҗәле каршы тору өчен, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнарның ведомствоара эшчәнлеге кысаларында уртак карарлар кабул итү кирәк. Шул ук вакытта монда прокуратурага аерым урын бирелә. Уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе сезнең актив позициягездән һәм профессиональ, принципиаль якын килеп эшләвегезгә бәйле. Бүгенге көндә бу зур проблемаларның берсе, шул исәптән Татарстанда да”, - диде Р.Миңнеханов, бу эшчәнлеккә урыннардагы белгечләрне дә тартуларын белдереп. Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдәге вәзгыять беркадәр күз уңыннан җибәрелгән һәм бәяләп бетерелмәгән. Хәзерге вакытта исә тәҗрибә уртаклашу һәм яхшы ниятләр белән килмәгән мигрантлар өчен кырыс система кору таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гомумән алганда, мондый семинар нәкъ вакытында уза, алар файдалы һәм кирәкле, Татарстан төбәкләр өчен көнүзәк булган проблемалар турында фикер алышыр мәйданчык булырга һәрвакыт әзер.
Семинарда шулай ук РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсе башлыгы урынбасары Александр Корсунов, РФ субъектлары прокуратураларының миграция мәсьләләре өчен җавап бирүче белгечләр, республика районнары һәм шәһәрләре прокурорлары, Федераль миграция хезмәтләре хезмәткәрләре һ.б. катнашты. Александр Корсунов РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцевның мөрәҗәгатен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз