^Төбәкләрдәге Татар милли мәдәни мохтәриятләре рәисләре һәм сәүдә вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» узды

^Төбәкләрдәге Татар милли мәдәни мохтәриятләре рәисләре һәм сәүдә вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» узды

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдәге татар милли-мәдәни мохтәриятләре рәисләре һәм сәүдә вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» булды. Аны БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. «Түгәрәк өстәл» барышында «Татарстан сәүдә йортларының һәм сәүдә-икътисад предприятиеләренең милли мәдәниятне, телне үстерүдәге роле» һәм «Әлеге сәүдә йортларының төбәкләрдәге хакимиятләр белән үзара мөнәсәбәте» дигән ике сорау тикшерелде.

Үзенең чыгышында Ринат Закиров Казанның меңъеллыгына әзерлек мәсьәләләренә тукталып, әлеге чарага шактый аз вакыт калганлыгын һәм читтә яшәүче милләттәшләребез дә үпкәләмәслек итеп аларны бирегә чакыру буенча Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан зур әзерлек эшләре алып барылуын әйтеп үтте. Моннан тыш ул узган елда эшләнгән эшләрне дә барлады. Шуларның берсе – Бөтендөнья татар яшьләре форурмына ныграк тукталып: «Татар яшьләре форумыннан соң, төбәкләрдәге татар яшьләре җәмәгать эшләрендә тагын да активрак катнаша башлады. Без моның белән генә тукталып калмабыз, яшьләребез үзләренең тамырларын югалтмасын өчен тагын да ныграк тырышырбыз», - диде ул. Шулай ук татар хатын-кызарының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген дә уңай бәяләде. Киләчәккә планнар белән уртаклашып, Р.Закиров Татарстан һәм төбәк мөфтиятләре белән берлектә, татар Ислам дөньясын киңәйтү буенча нәтиҗәле эш алып барылачагы турында да белдерде. Каршылыклар булуга да карамастан, милләт буларак сакланып калыр өчен, безгә мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфатын яхшыртырга кирәк, диде ул.

«Төбәкләрдә Татарстан сәүдә йортлары санын арттыру икътисадка гына кайтып калмый. Алар эшчәнлегенең Татарстаннан читтә яшәүче милләтәшләребезгә матди һәм рухи яктан ярдәме зур. Төбәкләрдә сәүдә йортларының саны артканнан-арта бара. Һәм алар белән яшь милләттәшләребез җитәкчелек итә. Моның нәтиҗәләре дә күренми түгел, төрле мәдәни чаралар үткәрергә кирәк булганда да алар үз көчләре белән үткәрәләр», - дип, бу юнәлештә алып барылган эшләрнең нәтиҗәләрен дә әйтеп узды БТК Башкарма комитеты рәисе.

«Түгәрәк өстәл» барышында Иваново өлкәсендәге «Татарстан» сәүдә йорты директоры Фәрит Ляпин, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Назыйф Мириханов, Татарстанның Австриядәге сәүдә вәкиле Владимир Медведев, Татарстанның АКШтагы даими вәкиле Линар Латыйпов һ.б. үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм кайбер тәкъдимнәрен дә белдерделәр. Татарстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Равил Бикбов исә үзенең чыгышында өлкәдә чыгып килүче «Областная газета» газетасында «ТНВ» каналының тулы программасын бастыруларын әйтеп үтте. Кайбер өлкәләрдә әле «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалын карау мөмкинлеге тулысынча булдырылмаган, шуны җайга салу буенча да тәкъдимнәр яңгырады. Шулай ук мәдәни чаралар үткәрүдә дә бер-беребезгә теләктәшлек итәргә кирәк, дигән фикерләр дә әйтелде.

БТК Башкарма комитетының Чит төбәкләр белән эшләү бүлеге мөдире Фәрит Уразаев әлеге тәкъдимнәргә йомгак ясап: «Сәүдә өлкәсендә безнең күрсәткечләр шактый. Ләкин әлеге механизм тулысынча эшләп китсен өчен безгә үзара да эш алып барырга кирәк. Моның өчен конкрет эш планын булдыру зарур», - дип белдерде.