news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сукбай этләрне аулау буенча кайнар линия эше дәвам итә

Тотылган этләрне төрле авырулардан вакциналаштыралар, дегельминтизация үткәрәләр һәм стерильләштерәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына чыгаралар.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Башкарма комитетының сукбай этләрне аулау буенча Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясе эшләвен дәвам итә.

Узган елның июль аеннан кайнар линия эшләгән вакытта халыктан 3,2 меңнән артык гариза килгән. Бу елның башыннан сукбай этләрне аулау буенча кайнар линиягә 350гә якын гариза килгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Тотылган этләрне төрле авырулардан вакциналаштыралар, дегельминтизация үткәрәләр һәм стерильләштерәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына чыгаралар.

Йортсыз хайваннар турында +7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100