news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Ел студенты-2020» җиңүчеләрен бүләкләде

Иң яхшы студентларны Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 18 номинациядә бүләкләделәр.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ел студенты-2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде

«Илебезнең, республикабызның киләчәге - ул сез. Бүген безнең илдә югары уку йортларына зур игътибар бирелә. Татарстанда да бу юнәлештә күп эшләнә. Татарстан университетлары безнең илдә иң яхшылардан санала. Тормышта без студентларга еш мөрәҗәгать итәбез. Алар актив кешеләр», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты әйтүенчә, коронавирус пандемиясе вакытында студентлар берләшмәсе республика халкына бик кирәк булган барлык волонтерлык акцияләрендә актив катнашты.

Гран-прины Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100