news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кешеләр үзләре яшәгән йорт проблемалары буенча онлайн фикер алышачак

Мөмкинлекләрнең тулы спектрын «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасыннан карарга була.

Түбән Камада кешеләр үзләре яшәгән йорт проблемалары буенча онлайн фикер алышачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләргә күпфатирлы йорт эшчәнлеген алып баруда катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Бина милекчеләренең очрашу уздыру, аны үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итү, читтән торып тавыш бирү, шулай ук гомуми җыелыш, карарлар, тавыш бирү нәтиҗәләре һ.б. турында мәгълүмат урнаштыру өчен, торак-коммуналь хуҗалык белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу турыда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев сүзләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мөмкинлекләрнең тулы спектрын «Госуслуги.Дом»  мобиль кушымтасыннан карарга була. Ул 2021 елның I кварталыннан эшли башлаячак. 


news_right_1
news_right_2
news_bot