news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казан медицина университеты студентларының сорауларына җавап бирде

Бишенче һәм алтынчы курсларда укучы кызлар дәүләт башлыгына табиб-остазларның студентлар белән эшләве һәм иске тулай торакларны реновацияләү кирәклеге турында сөйләде.

Путин Казан медицина университеты студентларының сорауларына җавап бирде

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты студентлары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән онлайн-конференциядә турыдан-туры эфирда сораулар бирде.

Чара Россия студентлар көне уңаеннан булды. Дәүләт башлыгы белән онлайн-очрашуда илнең сигез шәһәреннән студентлар катнашты. Бу турыда югары уку йорты сайтында хәбәр ителә.

Казан медицина университетын дәвалау факультеты студентлары Алинә Гәрәева (6 курс), Анастасия Шипачева (6 курс), Сабина Мамедова (5 курс) һәм Анна Макарова (5 курс) тәкъдим итте.

Сабина Мамедова Владимир Путин белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән остазлык турындагы документка табибларның студентлар белән эшләвен өстәргә кирәк дигән уй белән уртаклашты. Кызның сүзләренчә, мондый яңалык студентларны матди һәм рухи яктан стимуллаштыру мөмкинлеге бирер иде.

«Әлбәттә, бу остазлык элементы, бу медицина өлкәсендә бик мөһим, дип уйлыйм. Аспирантура, ординатура һәм башкалар булуы аңлашыла. Әмма практик эш бик мөһим. Мин Сәламәтлек саклау министрлыгына бу остазлык институтын тулаем сәламәтлек саклауга кертергә киңәш итәчәкмен», — дип җавап бирде Сабинага Россия Президенты.

Алинә Гәрәева исә югары уку йортларының тулай торакларын реновацияләү программасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Аларның күбесе нык искергән, ремонт ясауга караганда җимерү отышлырак.

Путин сүзләренчә, соңгы елларда ил буенча тулай торакларда 30 мең яңа урын булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100