news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көн җылыту сәбәпле, Татарстанда Чулман елгасы аша боз кичүен вакытлыча яптылар

Боз юлында транспорт хәрәкәте яңартылу турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Көн җылыту сәбәпле, Татарстанда Чулман елгасы аша боз кичүен вакытлыча яптылар.

Һава шартлары белән бәйле рәвештә, бүген 14.00 Чулман аша Түбән Кама районының Покровское — Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча боз кичүе ябылды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Боз юлында транспорт хәрәкәте яңартылу турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100