news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу уздырачак

Ведомствода каршылык акциясендә катнашырга карар кылган яшьләрнең фикерен ишетергә телиләр.

Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингта булган яшьләр белән очрашу уздырачак
«Татар-информ» архивы

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән очрашу оештырырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Министрлык буларак безнең бурыч — шимбә көнне каршылык акциясенә чыккан һәм чыкмаган яшьләр белән дә эшләү. Моның өчен бүген барлык инструментлар да бар. Шул ук вакытта министр митингта катнашучылар белән очрашу карарын кабул итте.

Шушы очрашу ярдәмендә без шул рәвешле үз гражданлык позициясен күрсәтергә карар кылган һәр конкрет кешенең көн тәртибен төгәлрәк аңлый алачакбыз. Без митингта катнашучыларның фикерен белергә телибез», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Очрашуны бу атнада оештырырга планлаштыралар. 23 гыйнварда митингка чыгучылар арасында Татарстан Яшьләр министрлыгының танышлары һәм актив гражданлык позициясе булган яшьләр бар иде. Шул ук вакытта яшьләр үз позициясен һәрвакыт конструктив һәм иҗади яктан күрсәтте, дип өстәде Тимур Сөләйманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100