news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кадетларына көнгә биш тапкыр аш әзерлиләр

Балаларга ашханә гел ачык, алар теләсә кайсы вакытта монда кереп, печенье, прәннек, вафли белән чәй яки компот эчеп чыга ала.

Чирмешән кадетларына көнгә биш тапкыр аш әзерлиләр
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары көнгә биш тапкыр туклана. Бу максатларга республика бюджетыннан бер балага көнгә 231 сум 66 тиен исәбеннән акча бүлеп бирелә. Ата-аналардан бернинди түләүләр дә алынмый.

Мәктәп-интернаттагы 142 укучыга ашны биш пешекче әзерли. Өстәлләрне көйләү һәм савыт-сабаларны җыюда кадетлар үзләре дә булыша. Дүрт укучы ашханәдә көн дәвамында кизү тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Үзебез үстергән яшелчәләр хисабына менюны тагын да баетабыз. 35 сутый бакчада бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган үстерәбез. Бакчабыздан җыеп алынган уңыш уку елының яртысына кадәр җитә. Аларны сакларга подвалыбыз бар. Яшелчәләрне чәчү һәм җыеп алу эшләрендә укучылар да катнаша. Мотоблогыбыз бакча эшләрен бермә-бер җиңеләйтә», — диде мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов.

Бишенче һәм алтынчы дәрестән соң кадетлар ашхәнәгә төшке ашка җыелалар. Монда инде итле беренче һәм икенче ашлар янында яшелчә салаты да була.

Балаларга ашханә гел ачык, алар теләсә кайсы вакытта монда кереп, печенье, прәннек, вафли белән чәй яки компот эчеп чыга ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100