Бу атнаның беренче эш көнендә Казан юлларында сигез баллы бөкеләр барлыкка килде

Сервис мәгълүматлары буенча, бөкеләр иртәнге уннар тирәсендә 5 баллга кадәр кимиячәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Атнаның беренче эш көнендә Казан юлларында 8 баллы бөкеләр барлыкка килде.

«Яндекс.Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча Тынычлык, Совет, Копылов һәм Мамадыш трактында хәрәкәт итү аеруча кыен.