news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк

Узган елда республикада аз керемле гаиләләр, балалары тугач, 4400 комплект бүләк алган.

2021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләре яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары алачак. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Наталья Бутаева шулай дип белдерде.

«2020 елда керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә, балалары тугач, нәниләр өчен кирәкле товарлар җыелмасы урын алган тартма тапшырылган. Узган елда әлеге тартманың бәясе – 9 мең сум тирәсе, бюджет чыгымнары 40 миллион сумга якын тәшкил итте, 4400 комплект бирелде. Әлеге чара бер елга (2020) гына кертелсә дә, хәзер республика Хөкүмәте тарафыннан проектны 2021 елга озайту турында карар кабул ителде», - диде ул.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, тармада яңа туган сабый өчен беренче чиратта кирәкле бөтен әйберләр дә (комбинезон, баланы тирбәтү өчен бишек, юрган, памперслар, мунча кирәк-яраклары, кер юу порошогы) бар.

Гаиләләргә мондый тартмалар сабый дөньяга аваз салган бала табу йортында бирелә. Моның өчен керемнәр турында белешмә күрсәтергә кирәк. Әгәр бүләк сабый бала табу йортыннан чыккан көнне тапшырылмый калса, аны балага алты ай тулгач алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100