news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Казанда туристлар агымы 52 процентка кимегән

Татарстан башкаласына барлыгы 1,7 миллион кеше килгән.

2020 елда Казанда туристлар агымы 52 процентка кимегән

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында Казанда туристлар агымы 52 процентка (1,7 миллион кешегә) кимегән.

Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан мэриясендә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Бу илдә 2020 елның язында кертелгән махсус эпидемиологик режимның озакка сузылуы һәм чикләүләр белән аңлатыла.Ташламалы кредитлар һәм дәүләтнең бушлай ярдәме предприятиеләргә үз хезмәткәрләрен саклап калырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, күп кенә хезмәткәрләр өйдән эшләүгә күчте, шуның нәтиҗәсендә эш бирүчеләр хезмәткәрне саклау файдасына чыгымнарны оптимальләштерде», - дип хәбәр итте ул.

Казанда туристлык сезоны барлык саклык чараларын үтәү шарты белән 2020 елның 5 июнендә башланды.

«Шәһәрнең төп туристлык объекты — Казан Кремлендә 2020 елда 1,8 миллион кеше булган. Бу 2019 елга караганда 42 процентка азрак», - диде Санникова.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам иткән Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казан кунакханәләре туристлар белән 70 процентка тулуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100