news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача" романын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде

Гүзәл Яхина татарның атка атланган “монгол-татар” стереотибыннан арындыру өчен тырышуын сөйләде.

Язучы Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача" романын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде
архив/Султан Исхаков

(Әгерҗе, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Зәринә Хуҗина). Язучы Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача" романын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде.

Европа кешесе өчен «татарлар» сүзе «татар-монголлар» төшенчәсе белән атта атланган укчы образы белән үрелеп бара, мин шул стереотиплардан араларга тырышам, - дип сөйләде Гүзәл Яхина "Известия" газетасы интервьюсында.

"Европа кешесе өчен "татар" сүзе "татар-монгол" гыйбарәсе белән буталган, атка атланып чабып барган укчы образында... Антик мифологиядә тартар - тәмугның иң куркыныч упкыны... Татарлар бай тарихы һәм мәдәнияте булган тыныч халык дип сөйләргә туры килә", - дигән Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романына реакцияләр төрле булды. Аны кискен тәнкыйть тә иттеләр, бәхәсләр әле дә тукталмады. Романны кайберәүләр өчен феминистик роман дип кабул иткән, кемгәдер тарихи һәм лагерь темасы мөһим, ә күпләргә татар тормышы кызыклы булган.

"Мине Зөләйханың беренче - чын, шәригатьчә ире Мортазаны үтерүче Игнатов белән калуында гаепләделәр. Аннары ул улы Йосыфны дөрес түгел итеп тәрбияли - нәтиҗәдә, ул Ленинградка китә, ватанында калмый", - дип аңлаган Яхина үзенә булган дәгъваларны.

Ул үзенең бу тәнкыйтькә тыныч калуын әйтә. "Мин мондый дәгъваларга бик тыныч карыйм. Тик мин татар дөньясын барлык мәхәббәтем белән тасвирлаганыма ышанам. Китап татар патриархаль гаиләсендә яшәүнең куркыныч булуын түгел, ә патриархаль аңның ничек оештырылуы турында язылган", - дигән Гүзәл Яхина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100