Түбән Камада яшәүчеләрне Россия Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итә

Очрашуда катнашу өчен 23 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр 43-99-66, 41-71-95 телефоннары буенча язылырга кирәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 гыйнварда, 10:00– 12:00 сәгатьләрдә Түбән Кама җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) РФ Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кабул итүгә алдан язылу 23 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр (10:00 — 17:00 сәгатьләрдә) 43-99-66, 41-71-95 телефоннары буенча алып барыла.